ЫГЫ’-ЗЫГЫ и. сөйл. 1. 1) Ашыгулы, тәртипсез, шау-шулы хәрәкәт; әрле-бирле йөгереш. Мәйданда инде байтак кына кешеләр алышынды, ыгы -зыгысы гына бер дә кимемәде. В.Имамов. Кичке урамда мин япа-ялгыз идем. Кешеләрнең ыгы-зыгысы арасында берүзем. А.Әхмәтгалиева 2) Мәшәкатьле, борчулы эш-хәл, көн дә кабатлана торган вак-төяк шөгыль. Кайчак мин төрле мәшәкатьләргә уралып, тормыш ыгы -зыгыларына чумып яшәгән кешеләргә кызыгып куям. Р.Галиуллин 3) Тынычсызлык, тәртипсезлек, гадәти тынычлык бозылган халәт, болганыш, чуалыш. Бераздан өске катта гадәти булмаган ыгы-зыгы башлана: урыныннан кузгатылган авыр шкафлар, идәнгә гөрселдәтеп ташланган китаплар, елаган, борчылып пышылдашкан тавышлар ишетелә. Р.Мостафин. Гади поезд тирәсендә була торган ыгы-зыгыдан аермалы буларак, монда хәлләр ничектер шөбһәлерәк төсле тоелды яшь хатынга. Р.Гаязетдин 2. с. мәгъ. Ыгы-зыгылы. Телефонда һичнәрсә аңлый алмаслык шау-шу, ыгы-зыгы чак иде. Г.Бәширов. Бер дилбегә озынлыгындагы арада ниндидер ыгы-зыгы тавышлар булып алды да капылт тынды. В.Имамов ◊ Ыгы-зыгы кубару Бергә кайнашып, буталып йөрү |