ЫБЫ’Р-ЧЫБЫРЛЫ с. сөйл. 1) Шау-шулы, ыгы-зыгылы. Очрашуда ыбыр-чыбырлы чыгышлардан туеп кайтып киттем: Гали ага белән иртәгә аерым очрашабыз, «Татарстан – Төркия» җәмгыятен тәкъдир итү мәҗлесендә. Казан утлары 2) Кече яшьтәге, яшь яки дәрәҗәсе түбән булган. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. М.Мәһдиев 3) Мәшәкатьле, четерекле, вак-төяктән торган. Заһит абый Такташныкы сыман сибелгән чәчләрен чөеп куя да әкренләп безнең ыбыр-чыбырлы дөньяга кайта. Ш.Галиев. Тирә-юньдә ник кенә бер тавыш ишетелсен дә, ник кенә бер җан иясе бу дөньяның ыбыр-чыбырлы икәнлеген искә төшерсен! Җ.Юныс |