ЫБЫ’Р-ЧЫБЫР җый. и. сөйл. 1. 1) Кече яшьтәге балалар, бала-чага. Утрау шактый эчкәре, ыбыр-чыбыр гына керешле түгел. А.Тимергалин. Элгәреге елларны чаңгы ярышларына катнаша идем, быел аңа да бармадым, ыбыр-чыбыр йөрсен әйдә!.. А.Гыйләҗев

2) Бик үк кыйммәтле һәм әһәмиятле булмаган нәрсәләр; вак-төяк мәшәкать. Ыгы-зыгы, ыбыр-чыбыр белән Ел артыннан шулай ел үтте. Р.Гатауллин

3) күч. Җәмгыятьтә дәрәҗәсе, акыл-белеме һәм абруе белән түбән торган кешеләр. Бату хан ыбыр-чыбырга җавап сүзе кайтарып вакланмады. Үгәдәй белән Чагатайныкылар шикелле, арыслан-юлбарыслар ырлый башламады бит әле, алар өчен көч сакларга кирәк. В.Имамов. Ул заманнарда Фаддей кебек ыбыр-чыбыр гына түгел, Солтаннан станциянең өлкәнрәк хулиганнары да курка, гомумән, посёлокта чеченнар белән бәйләнешергә берәү дә атлыгып тормый иде. Р.Мирхәйдәров

2. с. мәгъ. 1) Кече яшьтәге, яшь. Егет бер көн эчендә Юлкотлының бөтен тирә-ягын йөреп чыкты, машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайлардан үзләрен йөртеп кайтарды. Ә.Еники. Иң элек эшне ыбыр-чыбыр малайлар башлап җибәрде. А.Гыйләҗев

2) күч. Вак-төяк, әһәмиятсез. Нишләп безнең яңа Тукайларыбыз юк, һәм, янәсе, нигә җыен ыбыр-чыбыр шигырь язып йөрүчеләр күбәйде? Б.Рәхимова. Сәхнәдә дә, өйдә дә бергә булсагыз, мине дә ыбыр-чыбыр мәшәкатьләрдән коткарырсыз. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә