ЩИТ и. рус 1) тех. Электр үлчәү һәм контроль приборлар урнаштырылган такта; панель. Гыйлаҗ, миңа әйләнеп карамыйча гына, ниндидер төймәгә басты. Кызыл, яшел кечкенә лампочкалар белән тулган щит гөжләп куйды. М.Хәбибуллин. Тралмейстер белән неводчы һәм тагын берничә матрос тралны сүтеп, планширга китереп салдылар, электр щиты янына бастылар. Ф.Шәфигуллин

2) Берәр каты нигезгә, кысага беркетелгән плакат, лозунг һ.б.ш.; транспарант. Бер зур кәгазь щит күтәреп бастыралар. Ә.Баянов

3) Нәрсәне дә булса саклау, аеру өчен кулланыла торган калай, такта яки башка материалдан ясалган калкансыман җайланма. Кар тоткыч щитлар. Юл щитлары

4) Җыелма йортлар төзү эшендә стена кую, бүлмә бүлү, түшәм каплау өчен кулланыла торган әзер панель. Эшчеләр посёлогының читтәге, финский дип атала торган щитлардан эшләнгән йортларында утлар да сүнмәгән иде. М. Хәсәнов

5) спорт Баскетбол уенында кәрзин ныгытылган такта. Щитка кадәр сикерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә