ЩЁ́ТКАЛЫ с. Щётка куелган, щёткасы булган. Өч щёткалы бу машина өч метр радиустагы территорияне чистартып бара. Татарстан яшьләре . Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, көндез Казан урамнарында 339 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 227 берәмлек махсус техника: 68 щёткалы трактор, --- 5 җәяүлеләр сукмакларын җыештыручы машина һ.б. эшләячәк. Ватаным Татарстан |