ЩЁ́ТКАЛАУ ф. Щётка белән чистарту. Тешләреңне яхшылап щёткалап ю. К.Тинчурин. Берәрсе ял төбен кашыса яки щёткалап йонын тараса, рәхәтләнеп тора, элеккечә тәнен җыермый. Ф.Яруллин Щёткалап алу Тиз генә щёткалау. Костюмны щёткалап алдым Щёткалап бетерү Барысын да щёткалау Щёткалый башлау Щёткаларга тотыну. Ул салам эшләпәсен киеп куя, битенә ярты уч одеколон сибә, ларёк алдына куйган күн бүрекләрне, эш бияләйләрен щёткалый башлый. Ватаным Татарстан Щёткалап кую Алдан щёткалау Щёткалап тору Һәрвакыт, гел щёткалау Щёткалап чыгу Һәрберсен берәм-берәм щёткалау, башыннан ахырына кадәр щёткалау. Өйләдән соң базарга чыгарга уйлагач, Габделбасыйр бик тырышып купшыланды: бишмәтне өч-дүрт мәртәбә щёткалап чыкты, берәүдән каракүл бүрек алып торды, чыгып китәр алдыннан дүрт-биш мәртәбә көзгегә карады. М.Мәһдиев |