ЩЁ́ТКА и. рус 1) Гадәттә яссы кысага кыл яки аны алмаштыра торган материалны тыгыз итеп беркетеп эшләнгән себерү, чистарту әсбабы. Газинур, җиңнәрен сызганып, кулына кыргыч, щётка алып, бәйдәге атлар янына килде. Г.Әпсәләмов. Хатыны Гөлзадә ханым кыл щётка белән аның түшләрен, аркасын сыйпап чыга... А.Тимергалин

2) тех. Электротехника җиһазларының хәрәкәтсез өлешләреннән хәрәкәт итә торган өлешләренә ток күчерә торган деталь. Щётка төрләре

3) Сапка беркетелгән тимерчыбыклардан гыйбарәт, барабан таякларын алыштыра торган уен коралы. Щётка белән уйнау тавышы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә