ШЫШЫЛДА’У ф. 1) [с], [ч] авазлары урынына [ш] кулланып сөйләү

2) күч. Усал итеп, теш арасыннан гына, ачу белән сөйләү. Күрше килене кайнанасына нәрсәдер шышылдый иде

Шышылдап алу Кыска вакыт арасында, аз гына шышылдау. «Исе китте, әйләндерә, имеш» дип, ачуыннан тагын бер кат теш арасыннан шышылдап алды ул. Ф.Сәйфи-Казанлы

Шышылдап тору Озак вакыт дәвамында шышылдау

Шышылдый башлау Шышылдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә