ШЫШТЫ’Р-ШЫШТЫР иярт. 1. 1) Үләннәр, яфраклар, кәгазь һ.б.ш. нәрсәләр бер-берсенә ышкылганда чыккан тавышны белдерә; чыштыр-чыштыр

2) Куе үләннәр арасыннан барганда, зур аяк киеме белән йөргәндә чыккан тавышны белдерә; чаштыр-чоштыр

2. с. мәгъ. Шундый тавыш чыгара торган. Өсләрендә – коверкот костюм, кунычына еш кына финка хәнҗәр кыстырылган шыгырдавык күнитек, хәзер инде күпләрнең төшләренә дә керми торган шыштыр-шыштыр салкынча ефәк күлмәк булыр иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә