ШЫШТЫРДА’У ф. Кәгазь, печән, салам, кипкән яфрак кебек нәрсәләргә кагылганда, өзек-өзек җиңелчә тавыш барлыкка килү, шыштыр-шыштыр килгән тавыш чыгу. Кәгазь шыштырдаган тавышка атасы уянып китте ---. Х.Ибраһим. Каенлыкта, шыштырдап, сары яфраклар коелды. Г.Якупова

Шыштырдап алу Аз гына, кыска гына вакыт шыштырдау. Өстә, югарыда, ирекле җил исеп китте, кое авызына капланып утырган куе үләннәр кызганыч, бик кызганыч итеп шыштырдап алдылар. Н.Фәттах

Шыштырдап кую Аз гына, бер тапкыр шыштырдау

Шыштырдап тору Даими, бертуктаусыз шыштырдау. --- агачлар иксез-чиксез казакъ далаларыннан искән коры челлә җилләрен тоткарлый, әмма үзләренең яфраклары кибеп-куырылып, шыштырдап тора. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә