ШЫШТЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыштырдау. Без синең белән, иске яфракларны шыштырдатып, тын урман эченнән барабыз. Н.Фәттах 2) Шыштыр-шыштыр килгән тавыш чыгару. Седов яза торган кәгазенә шыштырдатып кул куйды да стенадагы кнопкага басты. М.Хәсәнов Шыштырдатып кую Көтмәгәндә, кинәт, аз гына шыштырдату. Шаян җил яр буе камышларын шыштырдатып куя Шыштырдатып тору Бертуктаусыз, өзлексез шыштырдату. Атлар печән шыштырдатып тора |