ШЫ’Ш-ПЫШ иярт. 1. Әкрен генә сөйләшкәндә чыккан тавышны белдерә; пыш-пыш. Тракторны күтәргәндә, бөтен авыл белән шыш-пыш килеп: «Мәңге исерек булды, үзе дә котылды, мескен, инәсе белән кызы да котылды», – диештеләр. Х.Мөдәррисова

2. и. мәгъ. Пышылдап, шыпыртлап сөйләшкән тавыш . Була шундый чаклар, сәхнә тамашачының игътибарын кулдан ычкындыра. Тамашачылар рәтендә шыш-пыш артканнан-арта. И.Рәмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә