ШЫТЫ’Р-ШЫТЫР иярт. 1. Берәр нәрсә шартлаганда, сынганда, ватылганда, ертылганда яки сүтелгәндә һ.б.ш. очракларда барлыкка килеп, тоташ яки әледән-әле чыккан тавышны белдерә. Безнең якка чыга торган читәнне шытыр-шытыр сындырып, тишекләр ача башладылар. Г.Исхакый. Төнлә шытыр-шытыр нидер чәйнәгәнен әткәй ишеткән ---. Ш.Галиев

2. рәв. мәгъ. 1) Ашыгып, тиз-тиз. Гаяров куен кесәсеннән блокнот тартып чыгарды да шытыр-шытыр яза башлады. М.Маликова. Кулъяулык, көзге, ирен буявы ишеләр арасыннан дару капларын аерып алды, шытыр-шытыр ачып, вак төймәләрне учына җыйды. Н.Гыйматдинова

2) Каты итеп. Кайсы кырын ятып сагыз чәйни, кайсы тәрәшле тарагы белән шытыр-шытыр чәч тарый, ике кыз тәрәзә яктысында баш карашалар ---. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә