ШЫТЫРДА’У ф. Шытыр-шытыр килү, шытыр-шытыр иткән тавыш чыгу, шундый тавыш чыгу. Әнисе нидер әйтте, әмма аңларлык түгел, телефон шытырдый, бер өзелә, бер ялгана иде. Ф.Садриев. Фәнисә инде кереп китәм дигәндә генә, бакча түрендә гөрселдәгән һәм агач ботаклары шытырдап сынган тавышлар ишетелә. З.Хәким ◊ Шытырдап торган 1) к. шыгырдап торган ( 1 мәгъ.). Барый малайларга түш кесәсеннән шытырдап торган ике йөзәрлек чыгарып бирде. З.Хөснияр. Өстемдә үтүкләнгән шәһәр чалбары, җете ак күлмәк, ә аягымда шытырдап торган көрән күнле яңа сандалилар иде. Т.Нурмөхәммәтов; 2) к. шыңгырдап торган. Икенче йорт шытырдап торган нараттан салынды. Р.Батулла Шытырдап алу к. шытырдап кую. Ул арада багана башындагы көчәйткеч шытырдап алды ---. Н.Әхмәдиев. Телефон тагын шытырдап алды. Р.Вәлиев Шытырдап китү Кинәт шытырдау. --- алар рәтләп сөйләшергә дә өлгермәде, кинәт бөтен бүлмәләрдә репродукторлар шытырдап китте. Г.Әпсәләмов. Озынъялның койрык төбе шытырдап китте. А.Гыйләҗев Шытырдап кую Бер тапкыр шытырдау, аз гына шытырдау. Нәкъ шул вакыт Сабирҗан бакча буендагы иске читәннең шытырдап куюын ишетеп калгандай булды. М.Хәсәнов. Кинәт трубка шытырдап куйды һәм кемдер нәрсәдер әйтте. И.Хуҗин Шытырдап тору Әле, хәзер шытырдау; шытырдый торган булу. Мин --- репродукторның төймәсен бордым. Нәрсәдер шытырдап торды, нәрсәдер кыштырдады, аннары куе, калын тавыш ишетелде ---. Л.Ихсанова. Шикләнәсе юк, җир коры, кипкән үлән шытырдап тора. Ә.Хәсәнов Шытырдый башлау Шытырдарга тотыну. Кайвакыт шундый китереп кысалар, кабыргаларың шытырдый башлый. М.Галәү. Аерым көннәрдә тузан киемнәргә генә түгел, колакларга, авыз эчләренә кадәр тулып, теш араларында шытырдый башлады. Ф.Садриев |