ШЫТЫРДАТЫП рәв. 1) Нык иттереп, бик каты иттереп, чытырдатып. --- мин, шытырдатып, тешләремне кыстым, күзләремне йомдым, ике кулым белән караватка тотындым. И.Юзеев. Озынча кушеткага егып салдылар да күз ачып йомганчы шытырдатып бәйләп куйдылар. Г.Галиев 2) Ачык, аңлаешлы итеп, чатнатып. Зәйнулла хаҗи --- хатны укыгач, --- Мөхәммәтханны җентекләп карады: – Яза беләме? – Белә иде, төркине шытырдатып укый, гарәпкә төшеп калган иде. К.Тинчурин. Рафуш --- хәзер, шытырдатып, ике телдә сөйли. Һ.Такташ 3) Кызганусыз, аяп тормыйча. Баш мөхәррир Нияз ---: – Теге чакта синең миеңә каты суккан икән шул, әле һаман айнымагансың, – диде ул һәм «иҗат җимеше»н шытырдатып ертты да чүп савытына томырды. Н.Гыйматдинова. Ул сүз миңа ишетелгән чакта Агулы иде. Күкрәк, тын кысты. Исемлектән түгел, күңелемнән Шытырдатып сыздым ул дусны. Х.Камалов 4) Үз ихтыярыңнан, теләгеңнән башка, мәҗбүр булып. Телисеңме, теләмисеңме, имзаңны шытырдатып куй[дыра]. Н.Дәүли 5) Икеләнмичә, хаклыгына ышанып. Кәгазьләремне игътибар белән карап чыкты да, «Йортын урынында калдырырга!» дип язып, шытырдатып имза куйды! Ф.Баттал 6) Бар көченә. Алъяпкычын чишеп тә тормады шикелле, шытырдатып йолкып алды да каядыр тыгып куйды. Д.Бүләков |