ШЫТЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шытырдау

2) Шытырдаган тавыш чыгару. Безнең балалар да сугышлы уйный. Автомат, пистолет шытырдаталар. Ш.Галиев. --- әнә ул, гомердә булмаганны, шытырдатып тозлы кәбестә ашый! М.Мәһдиев

3) к. шыкырдату. Дембел, дип, Әкрәм ачудан тешләрен үк шытырдатып алды. Р.Сәгъди

Шытырдата башлау Шытырдатырга тотыну

Шытырдатып кую Бер тапкыр шытырдату. Һади, еш-еш сулыш алып, тешләрен шытырдатып куйды. М.Хәсәнов

Шытырдатып тору Әле, хәзер шытырдату; даими яки әледән-әле шытырдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә