ШЫТЫРДАП рәв. 1) Бик нык, каты; шакыраеп. Яртылаш лай утырган батареяларның илле проценты шытырдап каткан булып чыкты. А.Гыйләҗев. Беатриса түтәй --- мич башыннан шытырдап кипкән әрдәнәләр алып, титанга якты. Г.Мөхәммәтшин. Мең тугыз йөз җитмеш җиденче елның җәе ифрат коры килде, эсселектән игеннәр шытырдап көйде. М.Зарипов

2) Тагы да ныграк, дөрләп. План шытырдап яна. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә