ШЫТЫМ и. 1) Орлык яралгысыннан чыккан беренче үренте, үсемлекнең җир өстендә күренгән иң беренче яшь сабагы. Менә чүп арасыннан сиреньнәрнең яшь шытымнары килеп чыкты ---. А.Гыйләҗев. Икенче көн таңында бодай кырында күгелҗем ятьмә күренде. Бу ни бу? Бу бит бодай шытымнары шулай күгелҗем! Күрегез, орлыклар тирәннән шытып чыккан! Р.Хисмәтуллин

2) күч. Хезмәт, тырышлык, акыл, сәләт белән зур көч куеп яулап алынган уңыш, казаныш; эшнең нәтиҗәсе . Г.Буби чәчкән орлыклар мул шытым бирә, ул оештырган мәктәптә тора-бара сигез йөзләп бала урта белем ала башлый. Т.Әйди. Менә берчак, тоталитар режим тетрәнеп китеп, җәмгыятьтә демократик шытымнар күренә башлаган ---. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә