ШЫТУ ф. 1) Үсенте яралгы орлык кабыгын төртеп чыгу, үренте бирү; җир өстенә тишелеп чыгу, җир өстендә үсемлек яралгысы үсеп чыгу . Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. М.Мәһдиев . Борчаклар тишелеп чыкты, әнисләр шытты, чөгендер шаулап үсте. Р.Батулла // Яңа чыга башлау. Мыегы яңа гына шыта башлаган сержант шалтыр-шолтыр итеп йозакны ачты. Р.Зәйдулла 2) күч. Барлыкка килү; формалашу; иҗат ителү. Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! М.Җәлил. Мирхасның башында берничә план шытты. Х.Камалов. Күңелеңнән яңадан-яңа матурлык бөреләре шытып чыксын. Ф.Яруллин Шыта башлау Шытырга тотыну. Табигатьтәге кебек, татар халкы тормышында да яшь үсентеләр инде шыта башлаган ---. М.Галәү. Хәзер минем йөрәктәге ят хис тойгысыннан шыта башлаган яшәеш чиясенең төше ярылып китеп, борын төртәчәк ---. Ф.Яхин Шыта тору Шытуын дәвам итү; бер-бер артлы шыту. Алар җыры илем гамендә, Намус дымы бәхет биргәнендә Шыта торды орлык хәлендә. Ф.Яхин Шытып килгән Акрынлап, аз-азлап шыту. Мәчет картларыннан бер-икесе яңа гына шытып килгән яшел чирәм өстеннән шунда таба атлап киттеләр. К.Нәҗми |