ШЫТТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыту. Тотындым шуннан соң борчак шыттырырга. Әй шыттырам борчак, әй шыттырам... Л.Лерон. Клубка бәрәңге салды колхоз, шыттырырга; сәхнәгә ашлык җәйделәр киптерергә. М.Яһудин 2) күч. Берәр хәл, күренеш турында үзеннән ялган кушып, күпертеп, арттырып, булмаганны өстәп сөйләү. Лиза хәтта, Нурый шыттырмаган булса, аны берничә мәртәбә ирененнән дә үбеп алган икән. Р.Мөхәммәдиев. Ә аны үз башыннан үткәргәннәрнең берсе, ну, егет, шыттырасың да инде, дияр, ә икенчесе, кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә, дияр, өченчесе исә, аны ярты юлда ук бүлеп, алдакчы дигән ярлык тагарга да күп сорамас. Р.Кәрами Шыттыра башлау Шыттырырга тотыну. Шыттыра башлады, дим эчемнән генә. Кемнең абыйсы булмас та, кемнең туган апасы булмас. Р.Рахман. Хатын-кызлар инде болгар борычын, башка яшелчәләрне, кайбер чәчәкләрен шыттыра башласа, ир-егетләр алда торган яз-көз айларына төзелеш объектларын хәстәрли ---. Кызыл таң Шыттырып алу Бераз, тиз генә шыттыру. Бакчачылар бәрәңгене утыртканчы берникадәр шыттырып ала һәм күзәнәк җибәргәч утырта. Кызыл таң Шыттырып җибәрү Мөмкинлектән файдаланып кинәт шыттыру. Егетләргә сөйләгәндә, шофёр бераз гына үзеннән өстәгән иде. Ә егетләр, Барыйга сөйләгәндә, шулай ук бераз гына арттырып, шыттырып җибәрделәр. Н.Фәттах. Кешедә кызыксыну уятасың килсә, бераз шыттырып та җибәрергә кирәк. Р.Нуруллин Шыттырып карау Тикшерү-белү максаты белән шыттыру. – Кышлаган орлыкларны шыттырып карау, өстәлгә фәкать баллы ризыклар гына кую, болар барысы да яхшы уңышка ишарә ясау инде, – дип сөйләде үз әңгәмәсендә --- профессор Рәфис Хәсән улы Шәймәрдәнов. Сөембикә Шыттырып кую Бераз, бер тапкыр шыттыру; алдан шыттыру. Мәдәниятле кеше хөрмәтенә, гадәттәгечә, әз генә шыттырып та куйды: – Бу – фән тарафыннан расланган. Тучны әйтәм мин сезгә. Ф.Садриев |