ШЫРЫЛДАП рәв. 1) к. шырыйлап. Куе үлән өстенә ятып аунады, юлдашларына су чәчрәтеп шаярды, үзенә салкын тамчылар килеп тигәч, шырылдап, бөтен үзәнлекне яңгыратты. Т.Әйди. Нуяк куркудан шырылдап акырып җибәрде. Р.Батулла

2) Мул итеп, зур агым белән, көчле агым булып; тавышланып. Әмма аты хуҗасыннан да битәр сусаган иде. Башын чиләккә тыгып шырылдап чөмерә генә. Н.Дәүли

3) күч. Дәррәү, барысы бердән. Башыбыз иләк кебек, барысы шырылдап коела. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә