ШЫ’Р-ШЫР иярт. 1. Кеше яисә берәр хайван ямьсез итеп кычкырганда чыккан тавышны белдерә. Аракысын күтәреп, хатын-кыз шүрәлеләр артыннан куып йөри, тегеләре шыр-шыр кычкырып кача. Ф.Яруллин. Соңгы приём вакытында моңа кадәр шыр-шыр акырган кызым елау турында уйламады да. Сабантуй 2. рәв. мәгъ. Шаркылдап, шаулап, тавышланып. Алар аулакта, кызларны мыскыл итеп, әллә ниләр сөйлиләр, шыр-шыр көләләр. Л.Таналин |