ШЫ’РТ-ШЫРТ иярт. Нечкә чыбык-чабыклар сынгалап, каты әйберләрне кимергәндә, вак нәрсәләрне ватканда, таптаганда һ.б. чыккан өзек-өзек тавышны белдерә. – Яшь чагында тоткалый идем мин бу каһәрне! Хәзер онытылган. Тончыктырды, шайтан, – диде ул, шырт-шырт суган чәйнәп. А.Гыйләҗев. Зифа буйлы яшь каеннарның әле сусыллыгы бетмәгән ботакларын шырт-шырт сындыра-сындыра, алар читкәрәк юнәлделәр. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә