ШЫРТЛА’У ф. Шырт иткән тавыш чыгу, саңгырау шартлау авазы чыгу, шырт итү. Ләкин ни сәбәптәндер шул мизгелдә үк үзе как идәнгә барып төште, калак сөякләренең шыртлаганын ишетте ---. М.Кәбиров. Шул – вакыт күлнең икенче ярында, яр буенча куе булып үскән кыяклык арасында, шыртлап агач сынган, кеше йөргән тавышлар ишетелде. Х.Ибраһим Шыртлап китү Кинәт шыртлау. Аркадагы грузчик «мендәренә» бер капчык тозны китереп салган чакта, умырткалар шыртлап китә, аяк астындагы басмачалар сыгылып килә. Р.Фәйзуллин. Андый ачуланышуның иң озын срогы өч көн, медицина телендә ул «бытовая травма». Ул уза да китә, ул – капчык күтәргәндә муен шыртлап китү белән бер. М.Мәһдиев Шыртлап кую Кинәт кенә бер тапкыр шыртлау . Киерелде Шәмси куллары белән – аяклар сузылмады. Умыртка шыртлап куйды... Җ.Юныс. Үгезләр елдам гына атлый, олау буразна саен ава-түнә чайкалып, шыгырдап, шыртлап куйгалый. Ю.Бондарев |