ШЫРТЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыртлау

2) Шырт иткән тавыш чыгару. Ул нәкъ шушы җөмләгә басым ясарга теләгәндәй тын калып, тагын планшет кнопкасын шыртлатырга тотынды. М.Насыйбуллин. Малай-шалай шыртлаткан чыбыркы очыннан чәчрәмидер бит ул алай-болай? Н.Гыйматдинова

2) күч. к. шыттыру ( 2 мәгъ.). Эләккән бит Тиктормаска Менә мондый шыртлака! Беләм инде, сез әйтерсез: «Шыртлата бу, шыртлата...» Х.Гайнетдинов

Шыртлата башлау Шыртлатырга тотыну

Шыртлатып алу Тиз арада шыртлату; аз гына шырлату. Монда без дә кул кушырып утырмадык – һәм ул планшетының кнопкасын берничә тапкыр баскалап шыртлатып алды. М.Насыйбуллин

Шыртлатып кую Кинәт кенә, бер мәртәбә шыртлату. Ул үкенечле итеп телен шыртлатып куйды. Г.Гобәй

Шыртлатып тору Әле, хәзер шыртлату; даими яки әледән-әле шыртлату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә