ШЫРТЛАКА и. зоол. 1) Алабугалар семьялыгыннан сырты кара тимгелле, соргылт яшел, ян-яклары саргылт, корсагы ачык соры яки ак төстәге, төче сулыкларда яши торган чәнечкеле канатлы вак балык; кыртыш; русчасы: ёрш. Өйдә ятсаң, бәхетең артыр, бетмәде инде балыгың, тота алсаң иде ичмасам, кашык буе өч шыртлака өчен көне буе интегәсең. А.Гыйләҗев. Хәзер ничектер, ләкин ул елларда Казан елгасында алабуга, чабак, кушбаш, шыртлака, сирәгрәк булса да, чуртан кебек балыклар була иде. К.Гыйззәтов

2) к. шыртлавык 2. Укытучы хатын --- киемнәрен эзли. Капронын ак мәрмәр ботларына киде, шыртлакаларына эләктерде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә