ШЫРТ II и. 1. 1) Дуңгыз сыртында үскән озын каты кыл. Йомры-йомры туп кебек, Бөтен тәне шырт кебек. Табышмак. 2) Кыл кебек каты, тупас, тырпаеп торган чәч (гадәттә сакалда). Әле ярый юынып чыктым. --- Югыйсә чәч шырт ише катканые. Ә.Гаффар 3) Җитен сүсен тарау, тетү өчен махсус тарагыч, эре тешле тәрәшле тарак. Җитен сүсен шырт белән тарау 2. с. мәгъ. Кыл кебек каты, тырпаеп торган. Күк төтеннәр ягыннан киләм, шырт камыллар гына бар тирәм. Р.Әхмәтҗан. Әй, Бакиров, таныйсыңмы бу шырт чәчне? Якташың икән ләбаса. Ә.Хәкимов |