ШЫРПЫЛЫ с. 1. 1) Шырпылары ( 2, 4 мәгъ.) булган, кадала торган, чәнечкеле. Менә күпер. Шырпылы култыксалар. А.Гыйләҗев. Хәтердә калка әремнәр, Шырпылы билчәннәре. Н.Әхмәдиев

2) күч. Күңелне җәрәхәтли торган, йөрәккә кадала торган. Бикбулат картые Шаһ-Солтаннан фәкать төртмә сүзләр, шырпылы кинаяләр генә ишетсә дә, шул төртмәләрдән, шул кинаяләрдән еш кына үзен борчыган көек-көенечләргә җавап та таба иде. М.Әмирханов. КПССның Чадыр-Лунга райкомы икенче секретаре Кирилл Валентирның безгә күрсәткән хәйран җилле һәм шырпылы мөнәсәбәте әле дә хәтердә. Т.Әйди

3) күч. Усал, үзсүзле, кире, үҗәт. Җайсыз егет! Энәле егет! Шырпылы егет! Мин нишләргә тиеш инде, синеңчә? А.Гыйләҗев. Бер танышы төш күргән дә Котбетдингә сөйли икән: – Төшемә бөтенләй үз холкың-гадәтең белән кердең инде, һаман шулай шырпылы... Ш.Галиев

4) күч. Кинаяле, чәнечкеле, төртмә. Рәмисә Таһиянең --- кайнарланып акыл сатуларына шырпылы теле белән салкын су сибә. Х.Камалов

2. рәв. мәгъ. 1) Төртмәле итеп, төрттереп. Шөреп Регинаны биергә чакырды. Шырпылы сөйләшсә дә, ялындырып тормады. Күптәнге танышы төсле, кулларын егетнең җилкәләренә куйды. Т.Галиуллин

2) Киреләнеп, үҗәтләнеп. Сәфәргали бу сүзләрне уйнап кына әйтте, ләкин уйлап әйткәннән болайрак чыкты: Тәлгатьнең шулай шырпылы торуы аны кинәт сискәндергән иде. Ф.Хөсни

◊ Шырпылы Шәми Усал телле, кешегә һәрвакыт төртмә сүзләр әйтүче кеше турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә