ШЫРПЫ и. 1) Бер башына күкерт катнашмасы сыланган таякчык рәвешендәге, күкертле нигезгә яки башка өслеккә сызгач, тиз кабынып китүчән ут алу кирәк-ярагы. Кемдер шырпы сызып җибәрде һәм шундук коты алынып аһылдап куйды. Н.Фәттах. Шул тирәләрдә шырпы фабрикалары булган. Р.Корбан 2) Тәнгә кергән, тәнгә кадалган агач чүбе. Ул Аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Әкият. Гөлсирин дә аягындагы босоножкиен салып кулына алды. Ләкин озак баралмады – аяк табанына беренче шырпы кадалуга, ук аны кабат киеп куйды. Х.Ибраһим 3) Аяк киеменә олтан салганда кулланыла торган, каты агачтан бер башы очлап ясалган кечкенә агач кадак. Сәет карт өстәл янында ниндидер бер итекнең табанчасына шырпы кага. Ф.Сәйфи-Казанлы // Торыпша башларын беркетү һ.б.ш. эш өчен бер башы очланган озын агач кадак. Бакча коймасыннан сикергәндә такта башына эләгеп умырылып чыккан ыштан төбемнең ямавын шырпылар, күгәргән кадаклар табып эләктереп куйдым. Г.Гобәй 4) Кайбер үсемлек сабагындагы үткен очлы үсенте, чәнечке, энә. Кызгылт кара җимешләр белән бизәнгән көяз куак, үзен таптаган кешене өнәмичә, йөз дә бер шырпысын тәнгә кадады. Н.Гыйматдинова // Кайбер хайваннарның тиресендә үскән чәнечкеле, каты кыл, энә 5) күч. Ут, янып торган шундый таякчык уты. Шырпы яктысында аның ачу белән янган күзләре, калын, көчле уч төпләре күренеп алды. М.Мәһдиев. Шырпы утында шешенгән йөзләр күзгә чалынып калды. Х.Камалов // Ут төртү, махсус оештырылган янгын. Кулак шырпысыннан авылларда һәлак булган колхоз йортларын, игеннәрне Теге йомры башлы түрәләр, Хулиганнар эше диеп күрәләр. Һ.Такташ 6) күч. Хуҗалык итүдә кирәкле вак-төяк нәрсә. Аркамдагы таудай йөкләр – Буш савытлар, буш яшнекләр: Бушаганнар... бурычлардан. Эшкә биргән сулышлардан. Алмыймын бер шырпысын да, һәммәсен калдырып китәм. С.Кудаш 7) күч. Рухи газап китерә торган нәрсә, күңелне тырнап торган хис. Ышна җире әле һаман авылның йөрәгенә кадалган шырпы булып тора икән. И .Гази. Аларның өйләренә яңадан бәхет керде, шатлык кайтты, алар тагы елмая, бер-берләренең күзләренә карый ала башладылар. Әмма Камилнең күңелендә барыбер бер шырпы, җәрәхәт калды. Ф.Бәйрәмова ◊ Шырпы белән уйнау 1) Янгын куркынычы тудыру; ут белән уйнау. Өйдә үзе генә калган дүрт яшьлек Рөстәм шырпы белән уйнап ут чыгарган. Акчарлак; 2) Хәтәр эшкә керешү, зур куркыныч тудыру. Шырпы булып кадалу Күңелнең иң нечкә кылларына тию, рухи газаплау, бик нык әрнетү. «Бала» дигән сүз йөрәгенә шырпы булып кадалды. Х.Камалов. --- нәкъ менә Фидаяның бәгыренә шырпы булып кадалган Мирхуҗин турында сүз башлады. М.Маликова. Шырпыга да кагылмау 1) к. шырпыга да тимәү. Үсмер иске кепкасын кулы белән угалап торды да: – Минем өчен иң изге кешеләр – әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм: башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Т.Галиуллин; 2) Бер әйберне дә алмау. – Кара әле, Фазылҗан кордаш, шуны беләсем килә: эшкә ат җигеп барсам әгәр, чыбык-чабык салгалап кайтырга мужны булыр микән? – Председатель Мөхсиновка килгәндә, ул мондый мәсьәләдә таш кебек каты иде. – Не смей шырпысына да кагылырга, – дип кычкырды ул ---. Ф.Хөсни. Ә менә коллективтан чыгарылып, шәхси хуҗалык алып бара башлагач, колхоз милкенең шырпысына да кагылырга хакың булмагач --- ай-һай, уйландыра икән ул. В.Нуруллин. Шырпыга да тимәү Бик намуслы булу, сораусыз бер әйберне дә алмау, бервакытта да урлашмау. Кешенең шырпысына да тимәгән Әхмәдиша нәселеннән карак килеп чыккан. Т.Миңнуллин. Кулыгыздан килгәнчә кешеләргә ярдәм итегез, йөзгә кызыллык китермәгез, кешенең шырпысына да тимәгез, дип өйрәтте ул безне. Безнең гәҗит. Шырпы да урламау к. шырпыга да тимәү. [Энә карагы:] Гомеремдә минем энә түгел шырпы да урлаганым юк, нигә миңа карак диләр? А.Алиш. Шырпы кадау Кемгәдер чәнчүле, кинаяле, төртмә сүзләр әйтү. Алар, бер-берсенә шырпы кадаша-кадаша, машина янына бардылар. Х.Камалов. Шырпы кебек (сыман) кабыну Тиз ярсып чыгу, кызып китү. Әнисе кайткач, Гөлгенә күзгә күренеп үзгәрде ич: сабыр гына кыздан шырпы кебек кабынып китә торганга әйләнде ---. Ә.Сафиуллин. Минем кимчелекләрем күп. Игътибарсыз, үзсүзле, кире дип әйтә алам үзем хакында. Шырпы сыман кабынам да тиз сүнәм. А.Юнысова. Мин кызу канлы кеше, шырпы кебек кабынып китәм. Безнең гәҗит. Шырпыны да калдырмау Бернәрсә дә калдырмау, бөтенләй алып бетерү, тоташ чистарту. Да, Муратовларның, нинди бай магазинның шырпысын да калдырмаганнар. Т.Гыйззәт. Шырпы очы кадәр Бик кечкенә, бәләкәй; аз гына; инә очы кадәр. Мортазаның күңелендә Вилен Канчуровка карата шырпы очы хәтле дә җылылык юк һәм булуы мөмкин дә түгел. М.Маликова. Шырпы санау этн. Аулак өй уенында үбеш. Шырпы тартмасы кебек (шикелле, кадәр, хәтле) Бик кечкенә. Шырпы тартмасы хәтле ак ипи эләксә, шуның белән көне буе тук йөри. А.Хәсәнов. Дәү әнисе кибеттән шырпы тартмасы кадәр генә сырок алып чыкты ---. И.Юзеев. Өзлексез йөреп торган автомобильләр, автобуслар, трамвайлар шырпы тартмалары шикелле кечкенә генә булып күренәләр. А.Шамов. Аның өендә гармуннарның шырпы тартмасы кебекләре дә бар! Р.Рахман. Шырпы сызу Коткы салу, котырту; корткычлык итү. Безнең эшкә шырпы сызучылар Юкка гына бәйрәм итәләр. М.Җәлил |