ШЫРЛЫК и. Урманда, әрәмәдә агачларның куе булып, ботаклары бер-берсенә аралашып үскән урын; ешлык, куаклык, чытырманлык. Авыл халкы урманның иң ерак, иң аулак шырлыкларын, чокыр-чакырларны, елга-күл тирәләрен айкап чыккан. А.Гыйләҗев. Ходайның бер бирмеш көнендә Абуталип эт тавышы килгән якка урман шырлыгына кереп китте. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә