ШЫРЛА’У ф. Кычкырып, шаулап, шаркылдап көлү. Бер-берләрен төртешеп Шырлап көләләр дә, Чыгарып телләрен, Бу, диләр, шашкан, юләр. Һ.Такташ 2) Ашыгып, кабаланып, шаулашып тәртипсез һәм ашыгыч хәрәкәт итү. Тавыклар шырлап качалар, куркып келәт астына тыгылалар. М.Әмир 3) Шаулап, гөрелдәп, тавышланып, шарлап агу. Шырлап ага торган чишмәдән салкын суны алып, минем юл чәйнегемә салып, ут ягып чәй кайнаттык. Г.Исхакый. Кайдадыр, шырлап, кечкенә елгамы, яисә арыкмы ага. Р.Сибат |