ШЫРКЫЛДАШУ ф. урт. юн. к. шыркылдау. Без барыбыз да аның авызына гына карап утырабыз. Берәр сүз әйттеме, аны-моны карамыйча, шыркылдашырга гына торабыз. Н.Фәттах. Кемнәр анда, Күлләр буенда? Шыркылдашып кемнәр көләләр? Н.Баян Шыркылдашып кую Бер тапкыр шыркылдашу. --- ул тагы көлеп җибәрде, аңа кушылып, кунак белән Шәргыя дә шыркылдашып куйдылар. Р.Солнцев |