ШЫРКЫЛДА’У ф. 1) Җиңелчә генә шаулап көлү. – Илһам Шакиров? Кайсы рота солдаты соң ул? – дип кабатлап, безне көлдерергә тотынды. Яшел печән паласыбызга тәгәрәшеп, озак шыркылдадык. Ш.Маннапов. Аның исеме чыкса, башкалар, кызык көтеп, шыркылдарга әзерләнеп утыра башлыйлар. Л.Гыймадиева 2) к. шыкырдау ( 3 мәгъ.). Баш очында карга каркылдады, якында гына саескан шыркылдады, артында козгын кычкырды. Т.Гарипова Шыркылдап алу Аз гына шыркылдау. Ханнар зиратында уткойрыклар очынып йөри, чыркылдыйлар, ул да түгел, каяндыр килеп чыккан саескан шыркылдап ала. М.Хәбибуллин. Күгәрчен булып гөрли. Шунда ук кытыкланган кебек шыркылдап ала үзе. Ничек яратмаска мөмкин шундый хатынны! З.Фәтхетдинов Шыркылдап җибәрү Кинәт шыркылдый башлау Шыркылдап кую Сирәк-сирәк яки бер тапкыр шыркылдау. Ишегалдында тыелып кына, авыз эченнән генә бия шыркылдап куйды. Г.Бәширов. Риф елмаеп җибәрде, хәтта тамак төбе белән генә шыркылдап та куйды. Көмеш кыңгырау Шыркылдап тору Сөйләү моментында шыркылдау; һәрвакыт, еш, бертуктаусыз шыркылдау Шыркылдый башлау Шыркылдарга тотыну. Менә карт тирәккә саескан кунды һәм кызның яралы җанына өшеткеч аваз өстәп шыркылдый башлады. Р.Сибат. Җангир тагын баягы шикелле шыркылдый башлады. Ә.Дусайлы |