ШЫРАЮ ф. сөйл. 1) Шәрәләнеп тырпаю, шырантай ( 1 мәгъ.) хәленә килү. Такта умарталарны бер читкә өеп куйганнар, ятим калган казыклар, дүртәр-дүртәр тезелгән бичара солдатлар булып, шыраеп утыралар. А.Гыйләҗев. Мылтыклар бичараларга төбәлде, сигезенче багана гына буш, ул – ниндидер өн кебек, янаучы бармак сыман караеп, шыраеп утыра. И.Салахов 2) күч. Авырудан, төрле рухи кичерешләрдән, авыр эштән һ.б.ш. ябыгу, кору, кибү. Такы-токы ашап, ел тәүлегендә юньле ял күрмәгән «доходягалар» тагын да шыраеп калды, кабыргаларын әллә каян санарга була! А.Гыйләҗев Шыраеп бетү Бөтенләй, барысы да шыраю; шырайган хәлгә килү Шыраеп калу Нәрсәдән дә булса шырайган хәлгә килеп, шуны саклау. Чия агачларын рәттән төпләделәр. Бакча урынына күз көеге генә шыраеп калды. Я.Зәнкиев Шыраеп тору Озак вакыт яки хәзер шырайган хәлдә булу. Ярты сәгатьтән Маһирә иңбашына зур агач тартма күтәргән берәүне ияртеп кайтты һәм, кулын сузып, икенче катта шыраеп торган буш өлгене күрсәтте. А.Гыйләҗев. Октябрь азаклары. Юеш кар юл буендагы әрем куакларына кунып, аларның башларын иде, анда-санда шыраеп торган кара куакларны агартты. Т.Миңнуллин |