ШЫРАНТАЙ с. диал. 1) Яфрак-ботаклары коелып шәрәләнгән, корыган, кипкән. – Ә корыган агачны давыл кыеп сындырырга я төбе-тамыры белән куптарып ташларга да күп сорап тормый, – диде бабай. – Аннары череп юк була инде башта төз утырган, соңрак шырантайга әйләнгән агачың. М.Хуҗин

2) күч. Артык ябык һәм озын буйлы. [Ире] ябык кына озын ир. Шырантай. Ә.Баян. Иң кызыгы да шул: төркем эчендә мөдир белән Зәйниләргә килгән шырантай инженер да күзен челәйтеп басып тора. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә