ШЫР II с. 1. 1) Буш, бернәрсәсез; шәрә. Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе, искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Ә.Еники. Безне --- бер машинага төяп, байтак кына ара алып бардылар да шыр дала уртасында төшерделәр. А.Хәсәнов

2) Кеше арасында үзен тота белми торган, тәрбиясез, тыйнаксыз; әдәпсез, әдәп нормаларын санламаган. – Ә нәрсә өчен яратырга соң сине, җаным? – Ни әйтсәң дә, бердәнберең бит, бердәнбер балаң. – Бер булдың да, шыр булдың шул инде! Х.Ибраһим

3) Кирәгеннән тыш, артык. Беренчесе бәрәңге боткасын шыр тоз итеп пешерә иде ---. Н.Гыйматдинова

2. кис. функ. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен белдереп килә: бөтенләй, тулысынча. Төпле кеше икән бу, дип сөенеп утырды Мостафин. Ә бит бер шыр мактанчык кеше булса да, берни эшли алмас идең. Х.Камалов. Аның кич саен зары бер иде: – Нигъмәт кандидатлык диссертациясен яклады. Шыр надан үзе! Н.Гыйматдинова. Дөрес, әзрәк тиле атын мактар, урта тиле үзен мактар, ә шыр тиле хатынын мактар, дигән әйтем дә бар. З.Мәхмүди

3. рәв. мәгъ. 1) Бөтен киңлегенә, төбенә кадәр. Иң әүвәл, җил-җил килеп, ишекләре шыр ачып куелган өйгә кереп чыкты. М.Хәсәнов // Тулысынча, бөтенләй, бөтенләе белән. Әнә Торна авылында бер кыз да акылдан шашкан булган. Көпә-көндез урамда шыр ялангач йөргән. Т.Миңнуллин. Иң хикмәтле сүзләр җүләр авызыннан чыга бит, абзый. Чөнки сүзгә киртә куючы тормоз юк, күңел капкасы шыр ачык. Р.Габделхакова

2) Һәрвакыт, һәрчак, һаман, гел. Шулай да без ул күмәчләрне ашадык. Ни генә димә, шыр бәрәңгедә генә утыру түгел инде, дип фикер йөрттек. Г.Галиев

3) диал. Тыйнаксыз, тәртипсез, әдәпсез рәвештә; әхлак-әдәп кагыйдәләрен бозып. Шыр кылану. Үзен шыр тоту

Шыр акыру к. шар яру. --- карчыгын уятам дип тә тормады, шыр акырып команда бирде малайларга: – Янгансыз ич, чутрый-кутрыйлар. Живо өсләрегездән салыгыз, шлангтан су коендырам, штобы солдатларча таза-нык булып үсегез. Ф.Хөсни. Тимерханның исемен ишетүгә... ир хатыны янына чүгәләде: – Нигә шыр акырасың?.. Персидәтелнең исемен әйтмәй генә аңлатып бир, дөньяны сасытасың бит... Ф.Сафин. Миңа кунак табыны тәтемәс инде, бала карау булыр. Әнә кирәкмәгәндә борынын сызгырта-сызгырта йоклый да аннарысы шыр акыра башлар әле, хикмәте Хода! Г.Сабитов. Шыр кычкыру к. шыр акыру. Бичара Шахтин акылын җуяр дәрәҗәдә каушый, курка, шыр кычкыра. А.Хәсәнов. Шыр сөяккә калу Бик нык ябыгу, сөякләре тырпаеп тору. Аяк-куллары, йөзләре ачлыктан шешенгән яки шыр сөяккә калган, яшәү өметләре сүнгән кешеләр киләчәктән инде бернәрсә дә көтмиләр. Г.Әпсәләмов. Күрмисеңмени, киптем-корыдым, шыр сөяккә калдым. Р.Батулла. Шыр чыккан Артык, үтә, бик. Шулкадәр нык шыгырдады кар, әйтерсең ки Ильясның беркатлы җүләр булуыннан кычкырып-кычкырып көлә һәм тәкрарлый: – Шыгырт, шыгырт, шыр чыккан, шыр чыккан җүләр. Ә.Баян . Әгәр әдәби әсәр язарга алынган берәү кеше күңеленең тибрәнешләренә диагноз куеп җавап бирергә тырыша икән, ул иҗатчы түгел. Я ул фән кешесе яки шыр чыккан надан. Р.Низами. Шыр ялангач 1) Берни белән дә капланмаган, шәрә. Хәзер монда шыр ялангач бодай басуы. Л.Ихсанова. Эшкә алуларына кәефе шат булса да, шул шыр ялангач, иләмсез агачларны күргәч, --- әллә кире борылыргамы, дип тә икеләнеп куйды. Р.Габделхакова; 2) Бернәрсә дә булмаган, буш. Бишме-алтымы тәрәзәсе урамга караган, шар тәгәрәтерлек шыр ялангач бер зур зал иде бу. Ә.Еники. Көзге, бер куйгач, эленеп тора инде шунда, стена шыр ялангач булмасын өчен. Г.Рәхим. Дала кебек шыр ялангач йорт калды аның карамагында. З.Мәхмүди; 3) Бернәрсәсез, ярлы, хәерче. – Соң, шулай булгач, алай бик тә «бөек» булгач, ни өчен үзе дә шыр ялангач һәм хәерче калды соң әле ул? З.Зәйнуллин. Малга карый җан кадерлерәк, дисәләр дә, малы юкның җаны да юк шул. Шыр ялангач калып булмый, гомер булса, яшиселәр бар. Р.Габделхакова; 4) Нигезсез, дәлилсез. Ләкин Дәүләтьяров – политик кеше, ул хәтле шыр ялангач итеп сөйләүне яратмый иде. И.Гази. Шыр яру к. шар яру. Рәхмәтләр укыйсы урынга кыз: «Җибәрегез аны, кабахәтләр, кыйнамагыз, ул – минем егетем», – дип шыр яра башлады. Т.Галиуллин. Ата белән улы бер-берсен якаларга тотындылар. --- Саҗидә апа, шыр ярып кычкыра-кычкыра, алар тирәсендә бөтерелде. З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә