ШЫПЫ’Р-ШЫПЫР иярт. 1) Әкрен генә сөйләшкәндә чыккан тавышны белдерә; пыш-пыш, чыш-пыш . Шуннан үзе дә яшен суккан шайтан кебек китте дә, тагы бер каһәренә барып, шыпыр-шыпыр сөйләргә тотынды... Г.Исхакый

2) Аш яки сыек ашамлыкны зур йотымнар белән, ашыгып, суырып эчкәндә чыккан тавышны белдерә. Малай шыпыр-шыпыр чәй эчте дә урамга йөгерде

3) к. шыбыр-шыбыр. Шыпыр да гына шыпыр яңгыр ява. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә