ШЫПЫРТЛЫК и. 1) Бернинди дә тавыш, шау-шу булмау хәле; тынлык 2) Сер саклау, белгертмәскә тырышу; астыртынлык. Хәбәрне ул сер итеп кайбер кордашларына гына әйтте, вокзалда төркем булмаска тиеш, диде. Ул чактагы саклык, шыпыртлык, кайтучыны кыен хәлгә калдырмаска теләүдән дә. Ш.Галиев 3) Тыныч, сабыр холык. Без әтидән тынычлыкка, шыпыртлыкка өйрәндек: безнең өйдә әтиегез ял итә, тавышланмагыз, дигән кисәтү яшәде. Безнең гәҗит |