ШЫПЫРТЛАНУ ф. 1) Тыну, тынып калу, тын калу. Төнлә, ай яктырып торган чакта, болытлар таза ак булалар: булган нәрсәдә тынычланып шыпыртланганда алар йоклаган ак бәрәннәр көтүе кебек булып торалар. М.Радлов

2) Әкренәю, кимү, чак кына ишетелерлек хәлгә килү. – Су кушу закон белән тыела, Алла бәндәсе! Ими төбен савып бетермисеңме әллә, диюем. –Мөдирнең тавышы шыпыртланды. Х.Камалов

3) Бәхәс, дау, хәрәкәт, шау-шу, ыгы-зыгы һ.б. әкренәю, кискенлеге яки зыяны бетү, басылу, тынычлану. [Мияссәр:] Бүген карыйм, карт-корылар гаҗәп иртә уянганнар да коридорда кыштыр-мыштыр йөриләр. Сөйләшүләр шыпыртланган. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә