ШЫПЫРТ рәв. 1. 1) Акрын гына, ишетелер-ишетелмәс, пышылдап. Ләкин Салих миңа орынмады, бары сул кулымны каты гына кысты да колагыма шыпырт кына: «Хуш, Гөлгенәм!» – диде. Ф.Әмирхан. Күбесе үзара таныш булса кирәк, шыпырт кына хәл-әхвәл белешәләр, туган-тумачаларын сорашалар. М.Маликова 2) Бернинди дә тавыш чыгармыйча, тып-тын, тавыш-тынсыз гына. Кулларын балчык астыннан җиңел алды, әмма аякларын «коткарырга» күп көч түкте, сантиметрлап үзенә таба тартты да тартты. Ул моны бик шыпырт эшләде. Х.Камалов 3) Гаугасыз, бәхәссез рәвештә. Кайгысы була икән, ул аны болай шыпырт кына да уздырып җибәрә ала. Г.Әпсәләмов 4) Яшерен рәвештә, яшертен генә, сиздермичә, сиздермәскә тырышып. Райондагы таныш-белешләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. М.Мәһдиев. Авызга капканчы, әбием күрмиме, сизмиме икән дип шикләнеп, аның --- күзләренә карыйм. Бераз гына карап торам да, сизмәс әле, дип, шыпырт кына тәмле җимешне авызыма кабам. Н.Каштанов 2. с. мәгъ. 1) Тыныч холыклы, тыйнак һәм гаугасыз. Янәшәдә балалар йорты. Мондагылар бөтенләй үзгә: шыпырт, боеклар. Артык тын, тәртипле. Ш.Галиев. Зиннур – китәсе егет – шыпырт, юаш адәм икән, өстәл почмагында тик утырды. М.Мәһдиев 2) Кешегә белдерелми торган, яшерен, серле. Безнең апайның аулак өйләрдә, кичке уеннарда шул усал егет белән бергәрәк булуы, бер-берсенә ниндидер шыпырт сүзләр әйтүләре минем дә күзгә чалынганы бар. Г.Бәширов. – Белмим инде, килендәш, --- нишләргә дә аптыраган, – дип сөйләнгәләп, пышык-пышык елап байтак утыргач, шыпырт йомышым бар иде сиңа, дип, әнине өйалдына алып чыгып китте. В.Нуруллин 3) Әкрен, тыенкы, басынкы. – Зәмзәм суымы? – диде ул шыпырт тавыш белән. М.Мәһдиев. Озын, сөякчел башын бары тик Заһир абыйның иңенә аның шыпырт тавыш белән назлап дәшкәнен ишетер өчен генә ия иде ул. М.Маликова 3. ы. мәгъ. Сөйләшмәскә, тик торырга өндәгән сүз; чү, тс. – Шыпырт, – диде Владимир, бармагын иреннәренә тидереп. Р.Кәрами. – Кем ул? Исеме, фамилиясе? – Тс-с, шыпырт... Н.Гыйматдинова. Шыпырт, чыгалар бугай! Р.Сәгъди |