ШЫПЫРДАШУ ф. 1) урт. юн. к. шыпырдау. Каз белән үрдәкләр --- су астына борыннарын тыгалар да шыпырдашалар гына. А.Алиш. Аның кычкыруыннан сискәнеп, бакчадагы агач яфраклары шыпырдаштылар. Г.Рәхим 2) Басынкы гына ыгы-зыгы килү, тынычсызлану. Өйгә җыйналган кешеләр төркеме арасында шыпырдашу, акрынлап сөйләшүләр ишетелде. Ш.Камал 3) Тыпырдашу. Ул көндезен дә, кичен дә гел караңгы килеш тора, җил-давылда гүли, безнең уйлавыбызча, анда ниндидер куркыныч җеннәр, йорт ияләре йөри, аксак тәпиләре белән бертуктаусыз шыпырдашалар... Безнең мирас Шыпырдаша башлау Шыпырдарга тотыну. Укучылар ризасызлыкларын белдереп шыпырдаша башлады Шыпырдашып алу Бераз яки бер тапкыр шыпырдашу. Килгән кунаклар шыпырдашып алды |