ШЫПЫРДА’У ф. 1) к. шапырдау . Шыпырдап чыкты күлдән бер матур хур, Кап-кара толымнарын болгый-болгый. Г.Тукай. [Фирдәвеснең] кыска балтырлы бутыена шыпырдап су тулды. Т.Миңнуллин 2) Шабырдау, шыбырдау . Өстенә, эре яңгыр кебек шыпырдап, пуля ява башлады. Г.Бәширов 3) Ачып чемердәп тору, күбекләнү, күбекләр чыгару. Тагы ике углан куй тиресеннән ясаган баш күнәк белән шыпырдап кайнап торган кымыз китерделәр. Г.Гобәйдуллин 4) гади с. к. шыбырдау ( 2 мәгъ.) . – Шыпырдама, сеңел! Бир, Сабан туена хәтле тагын әчеп өлгерә ул [бал]. Г.Гобәй. Әз генә кеше шыпырдый, кирегә сукалап йөри башласа, Абага районында бу кешене юк итәләр... Н.Хәсәнов Шыпырдап алу Бераз яки бер тапкыр шыпырдау. Су өстендә ишкәкләр шыпырдап алды |