ШЫПЫЛДА’У ф. 1) Шып-шып итеп таму, шабырдау . Менә өй түбәләренә, коймаларга, шыпылдап, берничә бөртек эре яңгыр төште. Г.Бәширов

2) Бер әйбер икенчесенә киң йөзе белән бәрелгәндә, каты җирлеккә төшкәндә чыккан саңгырау, тонык тавышны белдерә. Ислам кискен хәрәкәт белән кармак сабын югары күтәрде һәм --- яр читенә бармак озынлыгы җимбалык шыпылдап килеп төште. Р.Солнцев

3) Кисәк, көтелмәгәндә, тиз егылу, төшү, утыру. Аякларына баса башлаган Вил, тез астына суктылармыни, шыпылдап урынына утырды. З.Зәйнуллин

4) Аермачык булып яңгырау, нык яңгырау. Җәйге караңгы кичләрдә ярканат, дәһшәтле шыпылдап, синең колак төбеннән генә очып уза, тәннәрең эсселе-суыклы булып кала. М.Мәһдиев

5) к. шапырдау. Тавыш та юк, атыш та юк. Шыпылдый ишкәкләр генә. Г.Латыйп

6) к. шыплау. Ә менә шыпылдап тулган автобусларда этешә-төртешә басып торулар – картларга ныклыкларын тикшереп карарга шәп урын. Ф.Дәүләтбаев

Шыпылдап алу Бераз яки бер тапкыр шыпылдау. Эре яңгыр тамчылары шыпылдап алды

Шыпылдап кую Бер тапкыр шыпылдау

Шыпылдап тору Әле, хәзерге, сөйләгән моментта яисә даими шыпылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә