ШЫПЫЛДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыпылдау 2) Селкеткәләү, калтыратып бәргәләү, каккалау. Көтүдәге холыксыз кәҗә тәкәсе инде киерелеп торып маташа, моңа бөтен кәҗә игътибар бирә, колакларын шыпылдатып, башларын каты селкеп, йокыдан айныйлар, ләкин сыер халкының торырга исәбе юк әле. М.Мәһдиев 3) гади с. Үтерү, шапылдату ( 5 мәгъ.). – Измайловны качырасың да, шул көнне үк теге чүпрәкбашны шыпылдатасың. Ә? Очы очка ялгана бит! – Серадов --- ишекле-түрле йөри башлады. – Хатынны кем үтергән, кемгә кирәк бу, диячәкләр. З.Фәтхетдинов Шыпылдата башлау Шыпылдарга тотыну Шыпылдатып алу Бераз яки бер тапкыр шыпылдату. – Тагын бер кат сәламлим сезне! – Ул, кулын чигәсенә тиереп, үкчәләрен шыпылдатып алды. Г.Гомәр |