ШЫ’П-ШЫП иярт. 1. 1) Эре тамчылар бер-бер артлы тамганда, нәрсә дә булса каты җирлеккә бер-бер артлы төшкәндә, каты өслеккә нык басып йөргәндә, сикергәләгәндә чыккан тавышны белдерә; тып-тып. Күпмедер вакыттан соң тишек түбәдән шып-шып тамчы тамганын тоеп, ул тагын күзләрен ачып җибәрде. Н.Фәттах. Кышның эт эчәге үләне кебек озын төннәрендә җиделе лампа астында шып-шып киндер сугып, күз нурларын әз түкмәде Мәгъдәния. Ф.Яруллин

2) к. шаптыр-шоптыр . Бервакыт су өстендә нәрсәдер шып-шып килә башлаган, ди. Г.Гали

2. рәв. мәгъ. Шундый тавыш чыгарып . Башкалар да, тарлавык авызына килеп басканчы ук, тезгән домино ауган кебек, шып-шып ава башладылар. А.Хәсәнов. Шып-шып атлап, бер егет бакчага килеп керде, як-ягына каранды да гөлләрнең куерак булган җиренә килеп утырды. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә