ШЫПЛА’У ф. 1) Буш урын калдырмыйча, тып-тыгыз итеп, тыгызлап урнаштыру; бик тыгыз урнашу 2) Мөлдерәмә тулы итеп салу; күп тутыру. Кәмәләрнең кайберләренә агач, таш, кайберләренә шыплап өеп ашлык, кайберсенә чүлмәктер, савыт-сабадыр төялгән иде. Н.Фәттах. --- өйлә җитеп килгәндә, --- капчыкларда шыплап тутырылган бодай җыйналды, барлыгы җитмеш алты капчык бодай иде. З.Зәйнуллин. Кыш буе химия белән «шыплаган» алмаларны сатып алырга мәҗбүрбез. Ватаным Татарстан |