ШЫПЛАНУ ф. төш. юн. к. шыплау . Кырыйлары алтынсыман яфраклы чикләвек агачлары белән шыпланган кечкенә аулак урман юлында без һаман дүртәү генә. А.Гыйләҗев. Каршыда түбәләре тышланган алачыклар рәте, аларның һәрберсе кием-салым белән шыпланган иде. Н.Гыйматдинова. Әюпов кабалана башлады. Чыга торган ишек янында шыпланган халык ташкынына кушылды. Ә.Мушинский |