ШЫПА’Н-ШЫПАН рәв. 1) Бер-бер артлы сиздермичә, мыштым гына, шыпырт кына. Син югында шыпан-шыпан гына Таңсылу янына ир-ат кергәли иде. А.Гыйләҗев. Миңнулла җиңде: бунтчылар шыпан-шыпан гына башта өйдән, аннары --- ишегалдыннан ук чыгып киттеләр. В.Нуруллин

2) Сиздермичә, яшертен, астан гына. Әби-чәбиләргә шыпан-шыпан гына капчык-капчык икмәк сатып ятуын да сизә башладылар. В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә