ШЫП I иярт. к. шап. Артыгын әйтеп ташладым дигәндер, шәфкать туташы шып туктап калды. Н.Әхмәдиев. Ни гаҗәп, хуҗасы килеп шулай башыннан сыпыргач, бармак та янап алгач, Чатан әле генә ду килеп котырынган җиреннән шып тынып кала. А.Хәсәнов. Капка шып итеп ябылды. Х.Ибраһим

Шып итеп кереп утыру 1) Нинди дә булса әйбергә төгәл туры килү; таман булу; 2) Төгәл кереп урнашу, утыру. Сәрби авызыннан алар әллә ничек ягымлы тезелеп чыгалар да, бер җиргә түгелми-чәчелми, шып итеп йөрәккә кереп утыралар. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә