ШЫП- кис. [ш] авазына башланган кайбер сыйфат һәм рәвешләргә ялганып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган алкисәкчә. Боларны күргәч, бик күп кешеләр шып-шым булдылар. М.Гафури. Күрше авыллардагы байларның амбарлары барысыныкы да шып-шыр. В.Нуруллин